Прокуратура Рамил Шәмсетдиновның гаепләү карарын раслаган

-- Лейла

Хәрби прокуратура бер ел элек сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслаган. Бу турыда адвокат Равил Тугушев Facebook-та хәбәр итте.

«Әле генә Мәскәү гарнизоны хәрби прокуратурасыннан чыктым, анда миңа Чита гарнизоны кушуы буенча Рамил Шәмсетдиновка карата гаепләү бәяләмәсе тапшырылды» дигән Тугушев.

Адвокат җинаять эше якын көннәрдә Көнчыгыш хәрби бүлгенең 2нче хәрби мәхкәмәсенә җибәреләчәк дигән. Ике атна эчендә мәхкәмәнең беренчел утырышы көне билгеләнәчәк дип хәбәр итә Тугушев.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты. Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләде.
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды. Март башында мәхкәмә Рамилне һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатовны ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Август башында Равил Тугушев Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашканнан соң Азатлыкка «Рамил мәхкәмәдән курыкмый, хөкемгә әзер» дип сөйләгән иде.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле