Кремль яр буенда барлык биналар да ябылачак ди: сәбәбе…

-- Лейла

Якын арада Казанның Кремль яр буенда барлык рестораннар да эшен вакытлыча туктатачак. Бу хакта «БИЗНЕС Online» корреспондентына яр буе урамының маркетинг буенча директоры Павел Дистель хәбәр итте.

«Әйе, чыннан да, Кремль яр буенда урнашкан барлык биналар якын арада ябылачак. Башка концепцияләр дә үзгәртеп корылачак. Яр буе шундый ук хәлдә кала, йөрү зонасы элеккечә ачык булачак», — диде Дистель.

Маркетинг буенча Директор үзгәртеп коруның күпме вакыт биләячәген һәм нинди сәбәп белән биналарның концепциясен үзгәртү турында карар кабул ителгәнлеген ачыклый алмады.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле