Песков үзизоляцияләү режимын яңарту турындагы имеш-мимешләргә җавап бирә

-- Лейла

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту фонында үз-үзеңне изоляцияләү режимын кире кайтарырга мөмкин дигән имеш — мимешләр ышанырга кирәкми. Бу хакта РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Мондый фикер алышулар юк. Барлык төбәкләрдә дә пандемия ихтыяҗлары өчен сәламәтлек саклау системасын мобилизацияләү буенча чаралар күрелгән, бу үз нәтиҗәләрен бирде.  Хәзер мондый имеш — мимешләр өчен нигез юк», — диде Кремль вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19 авыру йоктыручылар саны Россия Федерациясендә дүртенче көн рәттән арта.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле