Беркөнне ирем социаль челтәрдә инсульт булган кешене тиз генә терелтү ысулы турында укыган. «Син бу хакта язарга тиеш», – ди. Карасам, үзен «Кытай профессоры» дип атаган затның киңәшләрен бер-берсенә җибәреп, халык мәш килә икән.
Кыскача эчтәлеген сөйләп үтәм. «Инсульт бәргәч, баш миендәге капиллярлар шартлый башлаячак», – ди «профессор». Авыруны утыртырга, аннары ун бармагының да очларын энә белән тишәргә куша. Стерильләштерү өчен утта тотып алгач, энәне тырнактан 1 миллиметр читкәрәк кадап, кан чыгарырга, ди. Аныңча, авыруның авызы кыйшайган булса, колакларын кызарганчы тарткаларга, колак йомшакларын да шулай ук канатырга кирәк икән. Шуннан соң гына авыруны хастаханәгә җибәрергә. Имеш, алдан ук «ашыгыч ярдәм» чакырсаң, машинада барганда, баш миендәге капиллярлар тагын шартлаячак.
Бу уңайдан табиблар ни дияр икән? Аңлатма бирүен үтенеп, неврологка мөрәҗәгать иттек.
– Социаль челтәрләрдә кешеләр белер-белмәс җибәрешә торган бу киңәшләр, фәнни нигезе булмаганлыктан, инсультның беренче минутлары-сәгатьләрендә зыян гына китерәчәк, – диде Татарстанның атказанган табибы Диләрә Алтынбаева. – Инсульт, ягъни баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы (ОНМК) – мигә кан саву гына түгел бит ул. Аның төп 2 төре була: ишемик һәм геморрагик. Боларның барлыкка килүе бер-берсеннән бөтенләй аерыла, шуңа күрә дәвалау ысуллары да төрле.
Инсультларның күбесе (80%) ишемик булып санала, кан тамыры тыгылу аркасында барлыкка килә. Моның нәтиҗәсе буларак, нерв күзәнәкләренә кан һәм туклыклы матдәләр килү туктала; махсус чаралар күрмәсәң, алар үлә. Геморрагик инсульт булганда, баш миенең кан тамыры шартлап, ми тукымаларына кан сава. Ләкин кайсы гына очракны алсак та, сүз капиллярлар түгел, артерияләр турында бара.
Инсультның һәркем белергә тиешле 4 билгесе:
битнең симметриясе бозылу,
сөйләшү аңлаешсыз булу,
кул яки аякның хәле китү,
гәүдәнең бер ягы сөм тоймау.
Мондый хәл килеп чыкса, авыруны мөмкин кадәр тизрәк неврология бүлеге булган хастаханәгә илтергә кирәк. Хәзер авыруга ярдәм итәрлек, аның инвалидка әйләнүен булдырмаслык нәтиҗәле ысуллар бар. Ишемик инсульт очрагында бу – тромболизис, ягъни кан тамырын томалаган тромбны тиз арада эретү. Тик аны магнит-резонанс яисә компьютер томографиясе ясап, кан саумаганлыгын ачыклагач кына эшләргә ярый. Ә боларны башкарып өлгерер өчен, тизрәк хастаханәгә барып җитү кирәк. Беренче 3 – 6 сәгать («терапия тәрәзәсе» дип аталучы вакыт) эчендә күрсәтелгән ярдәм кешенең гомерен саклап кала яки инвалидлыктан коткара ала.
Тәндә җәрәхәтләр булганда, тромболизис ысулын куллану рөхсәт ителми. Теге «профессор» киңәшен тотып, бармакларны тишсәгез, тромбларны эретүдән баш тартырга туры киләчәк. Ә бу инде – авыруны коткару мөмкинлеге бик нык кими дигән сүз.
Чыганак: Ватаным Татарстан