Татарстан синоптиклары кисәтә…

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада урыны белән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә метеорологлар.

 

Чыганак: Татар-информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий