Студент кыз 5нче каттан егылып төшә. Үз-үзенә кул салу, әллә очраклы хәл?

// Татар Тудей // Татар Бүген //

20 сентябрь, Казанда студент кыз Пионерская урамындагы тулай торакның 5нче катында, тәрәзә юганда егылып төшә һәм фаҗига урынында үлә.

Бәхетсезлек очрагы Пионерская урамындагы студентлар тулай торагында була. Мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек кыз Казан дәүләт медицина университетында укыган, бүлмәдә ялгызы яшәгән. Ул 5нче каттагы тәрәзәне юганда иске тәрәзә рамына таяна һәм егылып төшә. Студент кыз фаҗига урынында үлә.

 

 

Чыганак: Татарстан24 

Бәйле