Билл Гейтс COVID-19 пандемиясен тәмамлау вакытын атады

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Дөньяда коронавирус пандемиясе 2022 елдан да иртәрәк бетмәскә мөмкин. Microsoft Корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Fox News телеканалына биргән интервьюсында әнә шундый фикер белдерде.

«Эпидемия иң яхшы очракта 2022 елда тәмамланыр, мөгаен. Әмма 2021 ел дәвамында безгә глобаль якын килү булганда инфекциянең таралуы күрсәткечләрен бетерергә кирәк. Аллага шөкер, вакциналар эшләү технологияләре бар инде, финанслау кергән, ә компанияләр үзләренең иң яхшы белгечләрен биргән. Шуңа күрә мин уңай фикерләр белән яшим, болар барысы да мәңге дәвам итмәячәк», — дип билгеләп үтте ул.

Гейтс хатыны Мелинда белән бергә хәйрия фондын җитәкли.  Алар COVID-19дан вакцина эшләүгә һәм халыкның хәерче катламнарына ярдәм итүгә йөзләгән миллион доллар бүлеп биргәннәр.

 

 

Чыганак: Бизнес Online

Бәйле