Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана

-- Лейла

1-нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр республиканың 700-дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500-гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.

Мәчет каршындагы курсларның кайберләре сентябрьдә үк башлануга карамастан, күпчелеге эшчәнлеккә нәкъ менә октябрьдә керешәчәк. Дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган «Дини тәрбия» бердәм программасы буенча алып барыла. Әлеге программа заман таләпләрен исәпкә алып һәрдаим камилләштерелеп тора. Курслар кысаларында ТР мөфтияте бердәм программасы тарафыннан тәкъдим ителгән түбәндәге фәннәр укытыла: «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы». Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле һәм башклар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә.

Мәчетләр каршындагы курсларда «Дини тәрбия» программасы буенча бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла.

Аерым игътибарга башкалабызның “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе лаек — биредә “Ислам дине һәм гарәп теле нигезләре” буенча курслар онлайн форматта да уздырыла. Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 18.00-20.00 сәгатьләрдә ZOOM платформасында үткәрелә. Ислам динен башлап өйрәнүчеләр өчен беренче дәрес рәсми рәвештә 14-нче сентябрьдә үк башланып китте. Укулар шул рәвешчә сентябрьдән апрельгә кадәр атнасына ике тапкыр читтән торып үткәреләчәк. Курслар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган башлангыч дини белем программасына нигезләнеп алып барыла. Шулай итеп, сигез ай эчендә, теләгән һәркем планетаның теләсә кайсы ноктасыннан торып, башлангыч дини белем программасын тулысынча үзләштерү мөмкин. Дәресләрне “Шамил” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Алсу Мөхәммәтшина алып бара.

Чыганак: dumrt.ru

Бәйле