Россияле үз фатирын 1 сумга сата: сәбәбе…

-- Лейла

Коми Республикасында яшәүче бер сумга үз фатирын сатуга чыгарган. Бу хакта белдерү Avito порталында барлыкка килгән.

Бер бүлмәле фатир Воргашор шәһәр тибындагы бистәсендә биш катлы панель йортның беренче катында урнашкан. Аның мәйданы 30 кв. метр тәшкил итә.

«Бер сумга бер бүлмәле фатирны бирәм, ремонт кирәк, фатир кирәк түгел, башка шәһәрдә яшим», — дип язган торак милекчесе.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле