Казандагы шартлауның сәбәбе ачыкланды

-- Лейла

Моңарчы Казанның Киров районында берничә тапкыр каты шартлау тавышы, куе төтен таралуы хакында хәбәр иткән идек.

Моның сәбәбен ачыклау максатында без Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.

— Түбән Кама «Нефтехим -Этиленопроводлар» ҖЧҖ идарәсе үз базасында сынау эшләре башкара. Шуңа рәвештә каты тавышлар да килә, халык куркуга калмасын, хафаланырлык урын юк. — диде безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий