«Хурлык!» Татар җәмәгатьчелеге Ирина Волынецны бала хокуклары вәкиле итеп билгеләүгә ризасызлык белдерә [видео]

-- Лейла

24 сентябрь Татарстан Дәүләт шурасы Ирина Волынецны республикада бала хокуклары вәкиле вазифасына хуплады. Бу адым татар җәмәгатьчелегендә кискен ризасызлык уятты.

Татарстан җәмәгатьчелеген әлеге карар чәршәмбе кичен, хәбәр билгеле булуга ук борчыды: социаль челтәрләр «мөмкин түгел» дигәнрәк рухта язмалар белән тулды, Татар ата-аналары берләшмәсе дә Волынецны балалар омбудсмены итеп расламауны сорап мөрәҗәгать чыгарды.

Борчылуның төп сәбәбе – Волынецның моңарчы республикада татар телен мәҗбүри укытуына кискен каршы чыгуы. Ул җитәкләгән ата-аналар комитеты күп еллар дәвамында Татарстанда татар теле дәресләрен бетерү өчен тырышты. 2013 елда чыккан мәкаләсендә Волынец үз гаиләсендә татар теленә мөнәсәбәт турында язып, баласына “татар теленнән “берле” билгесе алсаң да, бөтенләй ул дәресләргә йөрмәсәң дә бер сүзем юк” дип җавап биргәнен әйткән иде.

Парламентта Ирина Волынецны балалар омбудсменын вазифасына раслау мәсьәләсе беренче булып каралды. Аны депутатларга Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. Ул аны яхшы яктан гына телгә алып, хуплауны сорады. Әллә ни зур тавыш купмады, бары берничә депутат сораулар бирде.

Депутат Рамил Төхвәтуллин яңа омбудсменга “сезне популяр кеше буларак беләбез, татар теле өчен көрәшүегезне дә хәтерлибез” дип әйтте. Ул Фоменко тапшыруында Волынецның шәрә килеш төшүен дә искә алды, моның әхлакый нормаларга туры килмәвен белдерде һәм бу мәсьәләләрне шәрехләүне сорады.

Икенче мәсьәләгә карата җавап буларак Волынец бары тик безгә “медиа чараларына махсус контроль булдыру кирәк” дип белдерде. Бу контрольнең аның биографиясендәге шоуга ничек бәйле булуын ул аңлатып тормады.

Туган телләрне укытуга карата исә ул үзенең яртылаш татар булуын әйтте. “Дүрт бала анасы буларак мин хәзер шуны аңладым: туган телне белә торып, тормышта күпкә күбрәккә ирешеп була. Мәктәптә татар теле булмаячак дигән сүзләр чыккач, кече улым бик нык күңелсезләнде. Ул үзе бишлегә укый, татарча сөйләшә, татар телен ярата. Мин аның ата-бабалар телен белүен теләр идем”, диде Волынец һәм Рөстәм Миңнехановның киләсе елны туган телләр елы итү тәкъдимен хуплавын белдерде.

Депутат Азат Хәмәев Волынецтан Татарстанның ике дәүләт телен дә белү-белмәве белән кызыксынды. «Тел яртылаш кына була алмый, бәлки яртылаш кешеләр була торгандыр. Бар татар теле, бар рус теле. Зинһар, аңлатыгыз үз карашыгызны. Бала хокуклары вәкиле ул халык белән эшли торган вазифа, сез бу вазифада ким дигәндә ике телне белергә тиешсез», диде депутат.

«Әйе, Азат әфәнде, сезнең белән тулысынча килешәм, бала чагымда мин татарча акцентсыз диярлек сөйләшә идем. Мин сезнең белән тулысынча килешәм, хакимиятнең һәр вәкиле ике телдә сөйләшергә тиеш, бу безнең телне баетып кына калмый, безнең төбәктә яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлеген тәэмин итә» диде Волынец. Алга китеп шуны әйтергә була, вазифага керешер алдыннан антның татар телендә текстын ул көчкә генә укып чыга алды.

Депутат Ркаил Зәйдулла исә Волынец язган мәкаләсен искә төшерде һәм аны укып чыкты. Аерым алганда ул «татар теленнән «берле» билгесен алсаң да, бөтенләй ул дәресләргә йөрмәсәң дә бер сүзем юк” дигән сүзләрен телгә алды. “Әдәбиятчы буларак мин сездә әдәби сәләтләр, аеруча пасквиль жанрында сәләтегезне күрәм. Балалар омбудсмены буларак сез әдәби эшчәнлегегезне дәвам итәргә җыенасызмы?» дип кинаяле сорады Зәйдулла.

Моңа җавап итеп Волынец «әдәби эшчәнлеккә вакыт җитәр дип уйламыйм, сез күтәргән мәсьәлә бары тик безнең эшнең әһәмиятен дәлилли», дип җавап кайтарды.

Депутат Марат Галиев яңа омбудсменның үзен хокук яклаучы буларак танылуын әйтте һәм аның хокук яклау өлкәсендә конкрет мисалларны сорады. Волынец: «Хокук яклауда зур тәҗрибәм бар. Беренче чиратта, бу балаларның ата-аналарыннан нигезсез алып китү очракларына бәйле. Без күп кенә балаларны туган гаиләләренә кайтара алдык», дип җавап бирде.

Башка бәхәс булмады, 74 депутат Волынецны яклап тавыш бирде, алты кеше каршы булды, дүртесе тавыш бирүдән тотылып калды.

Депутат Рамил Төхвәтуллин Азатлыкка: “Фракциянең утырышында да каршы булуымны әйттем. Парламент утырышында да каршы бирдем. Бу минем принципиаль позиция иде”, диде.

Ркаил Зәйдулла да, “Адымнар” мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдинов та, ТНВ генераль мөдире Илшат Әминев та каршы тавыш бирүләрен белдерде.

КПРФ фиркасеннән Артем Прокофьев Волынецның омбудсмен итеп билгеләвен хуплап тавыш бирдем диде Азатлыкка.

«Бала-сити» белем бирү үзәге мөдире Альбина Насыйрова тавыш бирүдән тотылып калганын әйтте, сәбәбен аңлатмады.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле