25 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинага хөкем карары чыгарылды

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Башкортстанның Салават шәһәр суды узган елның май аенда банктан 25 миллион сум акча урлаган һәм балалары белән качып киткән Хәйруллиннарга хөкем карары чыгарды. Банкның элеккеге кассиры Луиза Хәйруллина — биш ел гомуми режимлы колониягә, ә аның ире Марат алты елга колониягә озатылган. Гаиләгә шулай ук урланган 25 миллион сум акчаны да кире кайтарырга туры киләчәк. Луиза Хәйруллина әйтүенчә, ул ире үтенече буенча банктан акчаларны өлешләп урлаган, ир исә  аларны казинога гел оттырып торган. Ахыр чиктә,  ир белән хатын балаларын алып, Казанга качып китә. Бер айдан соң, Луиза Хәйруллинаны тоткарлыйлар һәм  СИЗОга урнаштыралар, ә ире Марат күпмедер вакыт иректә була һәм федераль каналларда төрле ток-шоуларда катнашып йөри. Аннары аны да  өй арестына утырталар.

Бәйле