Икенче сыйныф укучылары сыйныфка балта белән килгән укытучыга зарланды. Бу хәл Сахалинда Оха шәһәрендә урнашкан 1 нче мәктәптә булган.
Укытучы балаларны куркыткан, укучыларның берсе әнисенә бу хәл турында сөйләгән: аның сүзләренә караганда, укытучы бала уку вакытында сүзгә басым куйганда ялгышканнан соң, пакетыннан балта чыгарган. Бу факт буенча прокуратура тикшерү башлаган.
Чыганак: Вечерняя Казань