Укытучы дәрескә балта белән килә

-- Лейла

Икенче сыйныф укучылары сыйныфка балта белән килгән укытучыга зарланды. Бу хәл Сахалинда Оха шәһәрендә урнашкан 1 нче мәктәптә булган.

Укытучы балаларны куркыткан, укучыларның берсе әнисенә бу хәл турында сөйләгән: аның сүзләренә караганда, укытучы бала уку вакытында сүзгә басым куйганда ялгышканнан соң,  пакетыннан балта чыгарган. Бу факт буенча прокуратура тикшерү башлаган.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле