Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф министры итеп билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 сентябрьдә имзалаган карар нигезендә Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллин билгеләнде.

Моңа кадәр  министр булган Рафис Борһанов үз теләге белән әлеге вазифадан китте.

Илсур Һадиуллин 1964 елде туган.

“Биология һәм химия укытучысы” белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989 ел).

1993-1994 елларда – Казан шәһәре 71нче мәктәп директоры.

1994-1997 елларда –Казан шәһәре 155нче гимназия директоры.

1997-2002 елларда – Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары, беренче урынбасары.

2002-2004 елларда – Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2004-2007 елларда – Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры.

2007-2017 елларда – Казан шәһәре башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы.

2018 елдан – Татарстан Республикасы мәгариф министры беренче урынбасары.

Педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2010 ел).

“Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре” (2002 ел), “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” (2006 ел) күкрәккә тагу билгеләре, “Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2014 ел) белән бүләкләнгән.

Бәйле