Чаллыда кесә телефоны аркасында әбинең тормышы куркыныч астында кала

-- Лейла

Пенсионер зарядкада телефон калдырып, йоклаган.
Коткаручылар Чаллының 79 яшьлек хатынын төтенләнгән фатирдан чыгарганнар. ГЭС бистәсенең 7/2 йортында янгын чыгу турында хәбәр 30 сентябрь көнне 17:34 сәгатьтә «112» номеры буенча килде.

Фатир хуҗабикәсе зыян күрмәгән. Ут 1 кв. м мәйданда диванга, кәрәзле телефон һәм зарядка җайланмасына зыян салган. Билгеле булганча, янгын чыкканчы пенсионер ханым йоклаган. Соңрак янгын хәбәрчесе сигналыннан уянган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, барысы да электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле