«ШАЯН ТВ» каналында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен очрашу

-- Лейла

4 октябрь көнне, тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының икенче сезоны зәңгәр экраннарга чыга. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы 30.09.2020 көнне массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен очрашу әзерләде!

Очрашу кысаларында «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова һәм «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев булачак премьераның серләре, «ШАЯН ТВ»да узган чаралар һәм яңа проектлар турында сөйләделәр.

Чарада балалар каналы җитәкчеләре, «Сәйлән» фестивале финалистлары һәм беренче сезон җиңүчеләре катнашты.
«ШАЯН ТВ» Студиясенә килгән махсус кунаклар – әлеге очрашуның аерым бизәге булып торды.
Алар арасында: Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев; Татарстан Республикасының атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова; җырчы, «ТНВ» каналының алып баручысы Айсылу Габдинова.

Әйтергә кирәк, җыелган кунаклар «Сәйлән» проектына һәм канал эшчәнлегенә югары бәя бирде!
Чараның икенче өлешендә җыелган матбугат вәкилләре махсус кунаклар белән сорау-җавап форматында аралашып алды.

Бәйле