ММЧ: укучыларны октябрьдә «дистанцион» укуга күчерәчәкләрме?

-- Лейла

Ике атналык каникуллар тәмамланганнан соң, Мәскәү укучылары, мөгаен, дистанцион укуга күчәрләр. 

«Башкала хакимияте мәктәпләрне дистанцион укытуга кайтару мөмкинлеген карый. Бу Мәскәүдә эпидемиологик хәлнең начараюы, яңа COVID-19 авырулары арасында мәктәп укучылары һәм студентлар өлеше арту һәм башка факторлар белән бәйле», — диде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Аның сүзләренә караганда, башкалада октябрь азагына фаразланган вәзгыять укуны көндезге режимда дәвам итәргә мөмкинлек бирмәс.

«Шәһәр мәктәпләрен 19-нчы октябрьдән соң язгы сценарий көтә, ягъни дистанцион укытуга, ким дигәндә, ике-өч атнага күчү», — дип өстәде чыганак.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә мәктәп каникулларын озайтты. Ул билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә COVID-19 авырган һәр дүртенче кеше — мәктәп яки вуз укучысы. Мэр шулай ук башкалада эшләүче компанияләрне 5-нче октябрьдән хезмәткәрләрнең кимендә 30% ын, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан җәфа чигүче барлык хезмәткәрләрне читтән торып эшләргә күчерергә кушты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында элегрәк көзге мәктәп каникуллары штат графигы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле