Түбән Новгородта журналист үз-үзенә ут төртә

-- Лейла

Җирле басманың баш мөхәррире Ирина Славина “үлемемдә Русия Федерациясен гаепләвегезне сорыйм” дип язып калдырган.

Түбән Новгородта чыга торган Koza Press басмасы баш мөхәррире Ирина Славина Түбән Новгородтагы өлкә эчке эшләр идарәсе бинасы янында үз-үзенә ут төрткән. Алган җән җәрәхәтләреннән ул шунда ук һәлак булган. Бу турыда Baza һәм Навальный штабы хәбәр итә.

Аннан алда җомга көнне Славина Facebook-та “Минем үлемемдә Русия Федерациясен гаепләвегезне сорыйм” дип язып калдырган.

Эчке эшләр идарәсе бина янында хатын-кызның үз-үзенә ут төртүен раслады, ләкин аның Славина икәнлеге хакында рәсми хәбәр ителми.

Пәнҗешәмбе көнне Славина өендә эшмәкәр Михаил Иоселевичка каршы ачылган җинаять эше кысаларында тентү узган. Эшмәкәрне “Ачык Русия” хәрәкәте активистларына лекцияләр өчен урын биргәнгә җавапка тартырга җыеналар. Тентү вакытында Славинаның электрон җиһазларын, шәхси әйберләрен, документларын, кесә дәфтәрләрен алганнар. “Бөтен тапкан әйберне алдылар – бөтен флешкаларны, минем ноутбукны, кызымның ноутбугын, компьютер, телефоннар – минекен генә түгел, иремнекен дә – пресс-конференцияләрдә язып барган блокнотларны. Миңа эшләү өчен кирәк булган әйберләрсез калдым” дип язган Славина 1 октябрьдә.

Koza.Press басмасы Түбән Новгород һәм Идел буе төбәкләренең хакимиятләре эшчәнлеген тәнкыйтьләүче язмаларны шактый еш чыгара иде.

Моңа кадәр Славинага төрле сәбәпләр табып, 5 мең сумнан 70 мең сумга кадәр штрафлар салынган иде.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле