Бакчачы Фарсель Зыятдинов сарымсакны октябрь башларыннан да соңга калмый утыртырга киңәш итә. Сарымсакны төнлә температура даими 3 һәм аннан югары булмаганда, көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк.
Җылылык 10 градустан арткан очракта сарымсак тишелеп чыгып, салкыннарда өшергә мөмкин.
Дөрес вакытта утыртылган сарымсак тамырны дөрес җибәреп, файдалы матдәләр тукланып кала, бу исә аңа салкын кышларны җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.
Сарымсакны яз көне дә утыртырга мөмкин. Ләкин көз көне утыртылган сарымсак тизрәк өлгерә һәм яхшырак саклана.

Суган кыякларын саргаюдан ничек саклап калырга?
Бакча эшләрен яратучы һәм көннәрен түтәл арасында үткәрүчеләр яхшы белә: җиргә орлык чәчеп кенә, мул уңыш көтеп ятып булмый. Моның өчен көн дә эшләргә, утыртылган яшелчә, җиләк-җимешләрне эшкәртеп торырга кирәк. Редакциягә дә бакчачылык темасына күп сораулар килеп ирешә. Шуларның кайберләренә җавап алу өчен Фарсель ЗЫЯТДИНОВка мөрәҗәгать иттек. – Фарсель абый,…
В "Яңалыклар"

Кыйммәтле дарулар урынына — сарымсак [киңәш]
Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала. Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар.…
В "Күчтәнәч"

Сарымсак утыртырга вакыт килдеме?
Көзен утыртканда аңа урынны дөрес сайлагыз. Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, аңа килешкән түтәл сайлагыз. Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерү яхшы булачак. Үзегезнең бакчада үскән сарымсакны берничә ел рәттән утыртмагыз, чөнки ул ваклана башлый. Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
