Коточкыч фаҗига: юл һәлакәтендә берьюлы унсигез кеше үлгән

-- Лейла

Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Цзилинь провинциясендә юл һәлакәте нәтиҗәсендә18 кеше үлгән, бер кеше имгәнгән. Бу хакта РИА Новости Синьхуа агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Авария якшәмбе көнне 5.40 сәгатьтә Сунъюань шәһәр округында трассаның 39нчы километрында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 18 кешенең һәлак булуы, берсенең төрле тән җәрәхәтләре алуы хакында хәбәр ителә.

Хәзер биредә Кытай Республикасы оешкан көн уңаеннан гомуммилли бәйрәм яллары. Бу вакытта, кагыйдә буларак, илдә яшәүчеләр төрле шәһәрләргә сәфәр чыга, трассаларда автомобильләр саны арта һәм юл-транспорт һәлакәтләре дә ешрак теркәлә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле