Коронавируска бәйле чикләүләр кайчанга кадәр дәвам итәр?

-- Лейла

Вирусолог, «Вектор» үзәге лабораториясенең элеккеге мөдире Александр Чепурнов URA.RU сайтына биргән интервьюсында Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрнең өлешчә тагын бер-ике ел саклану ихтималы турында әйтте. 

«Безгә әле тагын бер-ике ел, вакциналардан дөрес итеп файдаланырга өйрәнгәнгә кадәр, шундый шартларда яшәргә, алтын урталыкны эзләргә, табибларның эшен җиңеләйтү өчен ниндидер чаралар кертергә туры киләчәк», — диде ул һәм катгый карантин кертергә кирәкмәвен — моның икътисадка тискәре йогынтысы булырга мөмкин икәнлеген искәртте.

Моннан тыш, Чепурнов билгеләп үткәнчә, галимнәр әлегә коронавируска каршы вакцинация вакытында иммунитетның нәтиҗәлелеген һәм аның күпме дәвам итүен белми.

«Һәм мәгълүматлар артмый торып белмәячәкбез дә. Өстәвенә, төрле вакцинадан төрле көчтәге һәм дәвамлылыктагы иммунитет барлыкка килү ихтималы да бар. Моны белгәч, тиешле вакциналар кулланачакбыз», — дип белдерде вирусолог.

Чыганак: Татар-информ

 

Бәйле