Мәгълүмат чаралары: ике атна дәвамында үзизоляцияләү режимын бөтен Россия буенча кертергә мөмкиннәр

-- Лейла

Коронавирус йоктыру очракларының саны арта барса, тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимын Мәскәүдә генә түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә дә кертергә мөмкин.

Басманың әңгәмәдәшләре яңа чикләүләр язга караганда тагын да катгыйрак булырга мөмкин, дип раслый.

«Бөтен кешене дә ябачаклар. Хәтта шәһәрләр арасында да хәрәкәтне ябу планлаштырыла», — диде чыганак Курган өлкәсе хөкүмәтендә.

Төбәкләр арасында хәрәкәтне ябу мөмкинлеге турында башка ике өлкәдәге әңгәмәдәшләр дә сөйли. Шул ук вакытта субъект эчендә тоталь карантин булмаячак, дип хәбәр итәләр  Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә.

Икенче Инсайдер сүзләренә караганда, Мәскәү мэры Сергей Собянин мәктәп каникуллары тәмамланганда, 19 октябрьдән соң тоталь карантин турында карар кабул итәчәк. «Беренче тапкыр булган кебек, барысын да бер мизгелдә ябып булмаганга, әкренләп эш итәргә мөмкинлек бар әле. Шулай итеп халыкны катгый чараларга әзерли һәм көчле канәгатьсезлек тудырмый», — диде әңгәмәдәш.

«Ведомости»хәбәр иткәнчә, Мәскәү хакимияте чикләүләрне катгыйландыру һәм пропускларны кире кайтару турында фикер алыша.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле