Нәзарәт коронавирус инфекциясенә каршы саклык чаралары турында искә төшерә

-- Лейла
Хөрмәтле дин кардәшләребез! ТР мөселманнары Диния нәзарәте җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Сездән сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә.

Чыганак: dumrt.ru

Бәйле