«ШАЯН ТВ» каналын котлыйбыз! [фото]

-- Лейла

5 октябрь көнне Мәскәү шәһәренең Et Cetera театры бинасында «ТЭФИ-KIDS 2020» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды!

«ШАЯН ТВ» каналының вәкилләре дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты!
Кызыл келәмнән хезмәттәшебез Гөлназ Газизҗанова үтте! Ул бәйгенең 30 финалистлары исемлегенә керде һәм кичәге тантанада каналыбызның данын яклады!


Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек бик көчле булды! Гөлназ Газизҗанова режиссерлыгындагы «Бергәләп өйрәник» проекты СТС-kids каналының «Развлечеба» һәм «Nickelodeon»ның «Всеология» тапшырулары белән көч сынашты.
«ШАЯН ТВ» каналы сынатмады, үз эшен бик югары дәрәҗәдә күрсәтте. Бөтендөньяга танылган, тәҗрибәле, зур тарихлы каналлар белән көч сынашу, әле 2 яшен генә тутырган каналыбыз өчен бу зур җинү.

Бәйле