Салават: “Дуңгызны мәчет тирәли әйләндереп, хәләл ит ясап булмый” [видео]

-- Лейла
//Татар Тудей//Татар Бүген//

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал  театрында еш кунак. Бирегә ул концертларын куярга гына түгел, ә үзе дә тамаша карарга йөри. Салаватның театрга еш йөрүе сәбәбе нидә? Камаллыларның “Әле…” яңа проекты кысаларында җырчы шул сорауга җавап бирә. Әңгәмәне Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара.

  • Тамашачы мине күрәсе килсә, театрга килә. Биредә мин 2-2,5 сәгать телефонсыз, уйнаганнарына “кереп китеп”, икенче дөньяда яшәп алам. Мин театрсыз бөтенләй дә яши алмыйм. Бу чиргә бик күп дусларымны “утырттым”. Кайчан премьера дип, шалтыратып сорап кына торалар. Минем йөзәр тапкыр караган спектакльләр бар. Шамил Зиннурович исән вакытта “Гөргөри кияүләре”н 60 ничәнче тапкыр карадың, дип әйткән иде. Мин аны әле дә карыйм. Бу спектакльләрне икенче, өченче состав уйный башлады. Шуларны чагыштырып карыйм. Шуннан ямь табып яшим, Аллага шөкер! Бөтен милләт театр чире белән чирләсен, театрга керергә чират торсыннар иде. Артист белән бер күрешергә хыялланып яшәсен иде халык.

Әмма барлык спектакльләрне дә син йөзәр тапкыр карамыйсың. Тәрҗемәләргә кереп тә карамадың. Аларны да без татарча уйныйбыз.

Аларда без татарга хас әйбер юк. Дуңгызны мәчет тирәле өч тапкыр әйләндереп, анардан хәләл ит ясап булмый. Мин моны нәкъ шулай күз алдына китерәм. Кирәктер… Статистика өчен, хисап тотар өчен кирәктер. Минем күңелемә ул кирәкми. Миңа татарныкы булсын. Киләчәге булсын, үткәне булсын. Чагыштыру булсын. Бүгенгесе булсын, — дип җавап бирде җырчы театрга кагылышлы сорауларга.

Чыганак: Камал театры сайтыннан

 

Бәйле