Казан хосписында 13 яшьлек малай: «Ни өчен мин үләргә тиеш?»

-- Лейла

Кичә Казан хосписында 13 яшьлек малай үлгән. Ул еш кына:» Ни өчен мин үләргә тиеш?»,- дип әйтә торган булган.

Әмма ул биредә үзен өйдә кебек хис итсен өчен хоспис хезмәткәрләре барсын да эшләгән. Андагыларның максаты да шундый. Тик алар авыр хәлдә калган.
Казанда төзелә торган икенче хосписны төзү өчен акча җитми. Республика җитәкчелеге җирен биргәч,алар төзелешне башлый. Аскы этажны төзер өчен 100 миллион сум акча тотыла. 2 һәм 3нче катларны төзү эшен башкарыр өчен Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов «Добрый регион» дигән акция башлап җибәргән.

— Яңа хоспис 60 кешелек булачак. Без аны өлкәннәр өчен дип торабыз. Авыр хәлдә калган гаиләләр күп. Әти-әнисен карый алмаучылар бар. Андыйлар өчен дә палаталар булачак. Без яшәү ямен югалткан, үлем көткән кешеләрнең актык көннәрен җылыда, табиблар янәшәсендә үткәрсен дип тырышабыз. Барлык акчалар төзелеш өчен тотыла. Бу акция башланып кына китсә дә, ярдәм итүчеләр бар инде. Аларга мең рәхмәт,- ди Владимир Вавилов.

Яңасы төзелсә, искесе балалар өчен генә булачак.

— Ел саен онкологик чирләр артып тора. Авыручылар күп. Шуңа да алга таба урыннарны күбәйтмичә булмас, -ди җитәкче. — Президент грантлары да оттык. Ул акчаларны республика районнарында махсус кабинетлар өчен тоттык. Балаларга дип төзегәндә ярдәм итүче күп иде. Олыларга дигәндә эшләр авыррак бара.
Хосписка ярдәм итүчеләрнең күпме акча салуы түгел, аларның күңелен кузгату кирәк. Владимир Вавилов та әнә шулай, ди. Кемнеңдер 20 мең сум җибәрүе дә, бер әбинең атнага өч тапкыр 10ар сум салуы да алар өчен кадерле. Төзелеш туктамасын өчен һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен Казан хосписы сайтына керергә һәм акча җибәрү юлларын сайларга була. Кәрәзле телефон аша хосписның исәп-хисап счетына #116добрыйрегион хештегы белән 116 сум җибәрергә була. Бирәсе килгән сумма чикләнмәгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле