Мөфтинең җомга нәсихәте: «Әгәр дөньяда гафу итә белсәк, Ахирәттә үзебез дә гафу ителербез, Аллаһы боерса»

-- Лейла
Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: «Аллаһ белән ант итәм, һичшиксез, Аның рәхмәте мәрхәмәтлеләргә, шәфкатьлеләргә генә ирешә». Мәрхәмәт итү (кылу, күрсәтү) – кемгәдер ярдәм кулы сузу, киң күңеллелек күрсәтү, рәхимле булу дигән сүз. Гафу итә белү дә — мәрхәмәтлелек. Әгәр дөньяда гафу итә белсәк, Ахирәттә үзебез дә гафу ителербез, Аллаһы боерса. Һәм шунысы да хак — фәкыйрь белән мескеннең хакын чыгарсак, сәдака, зәкятне биреп, аларга ярдәм итсәк, Аллаһның безгә биргән рәхмәтен тараткан булырбыз, шулай ук малыбызны чистартып, ризыгыбызны арттырырга сәбәп кылырбыз. Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен җиренә җиткереп үти алсак иде!

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак: dumrt.ru

Бәйле