Коточкыч янгын: үлүчеләр бар

-- Лейла

ТР Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә янгында өч кеше һәлак булды. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

10 октябрь 12: 24 сәгатьтә Яңа урамда йорт яна дигән хәбәр килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән вакытка кечкенә генә йорт тулысынча янган. 13: 03 янгын сүндерелде.

Якынча 13 сәгатьтә бенче һәлак булган ир-ат табылган, ун минуттан соң башка ике ир-атның мәетен тапканнар. Аларның шәхесләре билгеләнә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле