Ана белән 5 айлык бала үлгән янгын турында: «Авылыбыз белән кайгыда без»

-- Лейла

Балык Бистәсе районының Анатыш авылының Химиклар урамында килеп чыккан янгында 27 яшьлек ана һәм аның 5 айлык баласы һәлак булган. 49 яшьлек әбиләренең тәне пешкән. Ул хастаханәгә озатылган.

– Ут кичке бишенче яртыда чыга. Бу гаилә безнең авылда теркәлмәгән. Алар кеше йортында түләп торалар иде. Эльвина белән 5 айлык сабый йоклаган булдымы икән әллә дип тә уйлыйбыз. Бәлки, әнисе баласын имезеп яткандыр да, йокыга талгандыр. Әбиләре Лилиана чыгып котыла алган бит. Кызына хәбәр бирә алмаганмы инде, билгесез, – ди Анатыш авыл җирлеге сәркатибе Светлана Макроусова. – Әле ярый Лилиананың кече улы Даниле исән-сау. 12 яшьлек малай урамда уйнап йөргән күрәсең. Утны күреп, ул өйдәгеләргә эндәшкән. Данил әлегә туганнарында яшәп тора. Бик кызганыч хәл. Бөтен авыл бу кайгыны авыр кичерә.
Йорт хуҗасы Казанда яши икән. Утның нидән чыкканын да әйтүче юк. Әлегә янгынның нечкәлекләрен өйрәнәләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле