Әнисе ярты ел шкафта асраган кызчыкның хәле ничек?

-- Лейла

Шкафта чит кешеләрдән яшереп асралган һәм ачлык белән интектерелгән биш айлык сабыйның хәле яхшырган. 

Җомга көнне аны вертолет белән Екатеринбургка Балалар өлкә клиник хастаханәсенә озатканнар. Бала ачлыктан көчкә сулыш алган, шуңа күрә аны шундук реаниматологлар кулына тапшырганнар.

Инде менә табиблар баланың хәле турында сөйләгәннәр.

— Бүгенге көндә кызның хәле тотрыклы, — дип ачыклык кертә Беренче номерлы хастаханәнең матбугат сәркатибе Елена Жукова. — Сабыйны табигый ысул белән ашаталар. Ул дәвалау максатында кулланылучы сөт катнашмасын тулы күләмдә үзләштерә. Кыз тирә-юньдәгеләргә тиз ияләште, уенчыклар белән уйный. Йокы һәм уяу режимы сакланган. Якын арада баланы педиатрия бүлегенә күчерәчәкбез.
Биш ае буе ач торуның киләчәктә бала сәламәтлегенә ничек чагылыш табачагына белгечләр төгәл генә җавап бирә алмыйлар.

Билгеле булганча, баланы әнисенең дус кызлары ярдәмендә коткарганнар. Алар шкафтан елаган тавыш ишеткән, ә аны ачып карагач, котлары алынган. Биш айлык сабыйның тиресе аша сөякләре чыгып торган. Алар баланы үзләренә алып китәләр, «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырталар. Кансыз ананы психиатрия бүлегенә салганнар. Ә аның тагын ике баласын, 13 яшьлек малай һәм өч яшьлек кызны әбисе һәм бабасы тәрбиягә алган. Баланың әтисе үз вазифаларыннан ваз кичкән. Бу хәлне шулай ук Россия Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре дә тикшерә. «Газаплау» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий