Баш авыртканда сырның кайсыбер сортлары, цитруслылар, шулай ук башка кайсыбер ризыкларны ашау һәм эчемлекләрне эчү тыела. Бу ризыклар исемлеген испан басмасы La Vanguardia белән әңгәмдә диетологлар Сандра Бакера һәм Альваро Санчес укып ишеттерде.
Алар баш авыртудан интеккәндә иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Әмма үзгәрешләрне шулай ук ашау рационына һәм гадәткә дә кертергә кирәк. Белгеч фикеренчә, баш авыртканда зәңгәр сырлардан баш тартырга кирәк. Алар составында гистамин (гистидин аминокислотасы калдыгы) бик күп. Шул ук сәбәпләр аркасында цитруслылар һәм авокадодан баш тарту киңәш ителә.
Санчес сүзләре буенча, гистамин кызыл шәрабта да күп икән. Башлары авыртканнарны аңардан һәм башка алкоголь эчемлекләр кулланудан да тыелырга чакыралар. Гистамин колбасада, шулай ук эшкәртелгән иттән ясалган башка ризыклар составында да бар.
Мигреньнәрнең сәбәбе кофе да булырга мөмкин, аны еш эчү дә, яисә кисәк кенә аз эчә башлау да баш авыртуга тәэсир итә.
Аннары тагы бер мөһим киңәш: баш авыртудан җәфа чиккәннәргә диетологлар һәм өч сәгать саен тукланырга тәкъдим иткән. “Озак вакыт ашамый торганда канда глюкоза дәрәҗәсе төшә, шул сәбәпле баш авыртырга мөмкин”, – дип аңлата Бакера.
Чыганак: Омет