Ландыш Нигъмәтҗанова: «Бала көтү – чир дә, диагноз да түгел»

-- Лейла

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган җырчысы, 3 бала анасы:

– Бала көткән вакытта кичергән хисләрне тасвирларга сүзләр генә җитми ул, минемчә. Ул чорда һәр хатын-кыз үз дөньясында яши, ни кичергәнен үзе генә белә. Дүртенче сабыебызны көтәбез: беркайчан да киреләнеп, иркәләнеп, тегене ашыйсы, моны ашыйсы килә, дип ятканым булмады. Башкалар ничектер, белмим, бала көтү – ул диагноз да, чир дә түгел. Һәр йөклелегем яңача булды, малай яки кыз буласын алдан сизмәдем. Исемнәренә килгәндә, малайларга озаграк уйладык, ә Ләйлә өчен исемне мин алдан ук уйлап куйган идем. Фәрит тә ошатты. Эзләндек, әлбәттә, мөселман исеме дә булсын, мәгънәсе әйбәт булсын, дидек.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле