Теплицаны кышка әзерләп калдырабыз

-- Лейла

Теплицага корткыч бөҗәкләр ияләшә, алардан арыну өчен, күкерт шашкасы кулланыгыз.

Ул бөҗәкләрне генә түгел, гөмбә авыруларын барлыкка китерүче микробларны да үтерә. Күкерт шашкасын яндырганнн соң, теплицаны 8-10 сәгать җилләтергә онытмагыз. Ул көнне теплицада берни дә эшләмәгез, югыйсә сәламәтлегегезгә зыян килергә мөмкин.

Икенче эш итеп туфракны алыштырыгыз. Бөтен грунтны алыштыру мәҗбүри түгел. Өске катламын гына алыштыру да дөрес. Моның өчен иң элек чүп үләннәреннән арындырабыз, үсемлек калдыкларыннан чистартабыз. 10-20 см калынлыктагы җирне алып, яңа туфрак кертеп җәябез. Катнашманы кибеттән сатып алырга да, үзегез дә әзерләргә мөмкин. Торф, ком, черемә, туфракны кушып, бераз гына утын көле өстәгез.

Теплицадагы туфракны йогышсызландру турында да онытмагыз. Иң көчлесе химик чара. Беренче этапта хлорлы известь (100 г/м²) сибеп, аннары туфракка калий пергамантын сибәбез (1 литр суга 5 грамм). Аннары җирне казып, йомшартабыз.

Термик чара – югары температура корткычларны гына түгел, чүп үләннәре орлыкларын да үтерә. Моның өчен туфракка яңа кайнап чыккан кайнар су гына сибәсе була. Аннары калын тыгыз пленка ябып куегыз. Бу процедураны кимендә өч тапкыр кабатлагыз.

Биологик чара – туфракны бактериаль препаратлар белән эшкәртү яки сидерат чәчү. Ул берьюлы берничә проблеманы хәл итә. Бердән, туфракны баета һәм йомшарта. Икенчедән, корткычларны куркыта, чүп үләннәрен бетерә. Теплица эченә горчица, фацелия, берьеллык сары люпин, клевер, солы чәчәргә була.

Чыганак: Шәһри Казан

 

 

Бәйле