«Халык, сез нәрсә эшлисез?!»: Казан автобусында пассажир салонда ниндидер газ сиптерә [видео]

-- Лейла

Казан автобусында 36 нчы маршрутның бер пассажиры баллончиктан газ тараткан. Социаль челтәрдә хәбәр итүләренчә, бу хәл Аккош күленнән ерак түгел булган. Газ бөтен автобуска таралган, кешеләр ютәлли башлаган. Машина йөртүче автобусны туктата һәм ишек ача, җинаятьче шунда кача. Пассажирның нинди газ таратуы аныкланмый.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле