Академик Россиядә коронавирус йоктыручылар саны кайчан кимиячәге хакында сөйләде

-- Лейла

 Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кышкы салкыннар башланганнан соң кимергә тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Мәскәү дәүләт университетының Иммунология һәм молекуляр биомедицина үзәге директоры Михаил Пальцев фикеренчә, һава-тамчы юлы белән күчә торган башка авырулар кебек үк коронавирус та билгеле бер сезонга бәйләнгән.

«Яңгырлар сезоны җитә, йортларга салкыннар башлану белән үк җылы бирмәделәр. Шулай да суык көннәр башлану белән коронавирус йоктыручылар саны кимүгә йөз тотар дип уйлыйм. Ә язын тагын бер күтәрелеш булачак, әмма алай ук интенсив түгел. Өстәвенә, нәтиҗәле вакцина да барлыкка киләчәк», — дип белдерде белгеч.

Аның сүзләренчә, хәзер кешеләргә үз иммунитетлары турында кайгыртырга, битлек кияргә онытмаска һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Хөкүмәт исә бу чорда, инфекция таралу куркынычын мөмкин кадәр киметү өчен, массакүләм чаралар үткәрүдән баш тартырга тиеш.

Чыганак: ТИ

Бәйле