Татарстанда коронавирустан үлүчеләр арткан: бу юлы явыз чирнең корбаннары кем?

-- Лейла

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы расланган. Бу хакта республиканың COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

Мәрхүмнәрнең берсе-1957 елда туган ир-ат. Аны яңа коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салганнар. Халәт йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлауланды.

1952 елда туган хатын-кызны пневмония белән йогышлы госпитальгә алып киләләр. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.

Шулай ук COVID-19 аркасында 1980 елда туган ир-ат вафат була. Аны хастаханәдән тыш пневмония белән хастаханәгә салалар. Халәт хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган.

Пациентларның үлү сәбәпләрен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар. Вирус идентификацияләнгән. Оперштаб туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Пациентларның кайсы хастаханәләрдә дәвалануы аныкланмый.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле