Татарстанда ничә табиб коронавирустан үлгәне билгеле

-- Лейла

Татарстанның 588 медицина хезмәткәре эш урынында COVID-19 авыруын йоктырган, шуларның бишесе үлгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. Коронавирус аркасында республикада барлыгы 11 медицина хезмәткәре үлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда «кызыл» зонада 8 мең медик эшли. Жаворонков шулай ук хәбәр иткәнчә, медицина хезмәткәре зарарлану очрагының һәрберсе  буенча тикшерү үткәрелә.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле