Филүс Каһиров Уфада яңа шартларда үткән концертының нечкәлекләрен сөйли [видео]

-- Лейла
//Татар Тудей//Татар Бүген//

Филүс Каһиров Уфада яңа шартларда үткән концертының нечкәлекләрен сөйли. Беренедән, танылган җырчы 17 октябрь Уфада концерт оештырырга булышкан төркеменә, ярдәмчеләренә рәхмәтен җиткерде һәм Башкортстандагы гастрольләрнең нечкәлекләре белән бүлеште.

 

Ул гастрольләрен кыскартырга мәҗбүр булган. Сәбәбе — Октябрскийда, Туймазыда концертлар куярга рөхсәт ителми. Уфада залның 50 % гына тутырырга яраган.

— Минем тамашачымның күбесе урта яшьтәге, олы яшьтәге кешеләр. Шуңа халыкны җыю авыррак булды. Бик киләсебез килә, ләкин куркабыз дип язучылар да булды. Кайбер кешенең балалары да җибәрми, йөрмәгез, сакланырга кирәк бит, диләр. Килгән тамашачыга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бик кызыклы программа иде. Аны тулысынча, кыскартмыйча, элек концертларны ничек оештыра идек, нәкъ шулай үткәрдек. Утлар, барлык музыкантлар белән бергә. Елда ничек әзерләнә идек, шулай бардык. Сәхнәгә чыккач, тулы зал утырган төсле, безгә көч-куәт биреп тордылар. Быел чәчәкләр дә булмас дигән идем, чәчәкләрен дә, бүләкләрен дә сәхнәгә менгезделәр. «Нәрсә булуга да карамастан, килдегез, рәхмәт сезгә», дип рәхмәтләрен җиткерделәр. Артист өчен бу иң зур бәя. Төркемебездә техник җиһазлау өчен җаваплы егетләргә аеруча зур рәхмәт, нык тырыштык, ди Филүс Каһиров. 

Казанда да 7 ноябрьгә билгеләнгән концерт, 8нә генә кала! Ягъни Филүс 8 ноябрьдә Филармония концертлар залында Казан тамашачысын көтеп кала. 

Бәйле