«Аблайның йөзек кашы-Лида!»: Авыл мәдәният йортлары ничек яши?

-- Лейла
//Татар Тудей//Татар Бүген// Юлай Низаев

Һәр авылның үзенең йөзек кашы булып торган, авыл халкы тарафыннан олы ихтирам-хөрмәткә лаек шәхесләре бар. Безнең Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йорты мөдире-Лида Сәгыйть кызы Кодаярова-Шәяхметова шундый гәүһәр телле, нәфис сүз осталыгына ия булган, ә җырлаганда җыр-моң диңгезендә йөздергән сәләтле авылдашларыбызның берсе ул.

Авылда бер генә чара да, коцерт-тамаша да Лида апасыз үтми. Ә инде мәдәният йорты буйларын, бирелгән коллектив белән оста идарә итеп, гөл-чәчәкләр белән бизәү буенча да матур итеп эшли. Ә инде авыл халкының кечесе дә, карты да мәдәният йортына агылулары да, төрле кызыклы да, фәһемле дә күңел ачу, әдәби-мәдәни, тарихи чараларны оста итеп оештырып үткәрелүнең середер инде ул, әлбәттә. Ә авыл яшьләребезнең “Лида апа, кайчан дискотека була?” дип көтеп алулары, Аблай авылының киләчәге яшьләребезнең ныклы кулларында дигән фикерне уята. Пандемия чорында да Аблай мәдәният йорты онлайн форматта эшләп, хәтсез генә дипломнарга, мактау кәгазъләренә лаек булдылар, волонтёрлык хәракәтендә дә актив катнашып үзизоляциядә булган олы яшьтәге авылдашларга мәдәният йорты коллективы Лида Шәяхметова җитәкчелегендә, авыл китапханәсе белән берлектә ярдәм иттеләр. Шулай ук авылның уңган хуҗабикәләре арасында “Иң яхшы чәчәклек” онлайн фотоконкурсы үткәреп, мәдәният йортынын “Бәйләнеш” социаль челтәрендәге төркемендә гүзәллек иленә сәяхәт оештырды, Лида Сәгыйть кызы. Лида апа, эшендә, үзе туып-үскән, гомер йомгагын сүткән авылында олуг хөрмәткә лаек кеше, уңган хуҗабикә, якыннары өчен яраткан туган, ире өчен сөекле тормыш иптәше, нәнәй.

“Туган төягемдә-бәхет ачкычымны табыуыма, Ходайга рәхмәтлемен” ди ул. Шушы көннәрдә, 19нчы октябрь көнне, барыбызда яратып, якын күреп “Лида апа” дип дәшкән Лида Сәгыйть кызы Шәяхметова күркәм гомер бәйрәмен-алтын юбилеен билгели. Шушы уңадан аны чын күңелдән котлап, гаилә бәхете, корычтай сәламтлек, иҗат чишмәләре мәңге саекмавын, ә туган ягыбыз-Аблай авылының көмеш сулы, изге чишмәләредәй челтерәп озын-озак еллар дәвамында халкыбызга агылуын телисә килә.

Бәйле