Биш бала анасын үз-үзенә кул салырга нәрсә мәҗбүр иткән?: «Балалар, гафу итегез…»

-- Лейла

Новосибирск өлкәсендә яшәгән Светлана Дмитриева тормыштан китәргә булган. Үләр алдыннан язган хатында 28 яшьлек хатын нибары берничә сүз язган: «Балалар, гафу итегез, мин сезне тәрбияли алмадым, Настяны ташламагыз!».

Хатын үзе интернатта тәрбияләнгән. Светлананың биш баласы бар, аларның дүртесе опекага алынган. Ул вакытта хатын йөкле булган.

Өч айлык баласы белән шәхси йортта яшәгән хатын көннәрдән бер көнне тормыштан китәргә карар итә. Ул китә, ә менә нарасые кала. Бичара бала салкыннан, ачлыктан ничә көн елагандыр, тик Светлананың күршеләре хатынның юклыгын бер атнадан соң гына искә ала. Алар кергәндә инде баланы коткарырга соң була.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле