​Казан Кремле Миңнехановның кая югалуын аңлата

-- Лейла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми ялда, ул бу атнада тәмамланачак. Шул ук вакытта ТР Президенты ялның зур өлешен чараларда катнашкан, дип хәбәр итте «БИЗНЕС Online» корреспондентына аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Галимова билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның башта бер көнлек буларак планлаштырылган Төркиягә визиты берничә тәүлек дәвам иткән. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты сишәмбе көнне, 20 октябрьдә, Дубай инвестицион форумында катнашты. Чара онлайн режимда узды.

Матбугат хезмәте җитәкчесе ял турында рәсми рәвештә алдан хәбәр ителмәгәнен, чөнки аның күп өлешендә Миңнеханов эшләгән.

Дүшәмбедән, 26 октябрьдә, ТР Президенты гадәти режимда эшкә әйләнеп кайтачак, дип өстәде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле