Бүгенге татар дин әһелләре арасында яхшы бәяләмә казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясен Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе милләтләр йортында оештырды. Шунда ук беррәттән рус телендәге «Калям Шариф. Смысловой перевод» басмасы турында да тәфсилле мәгълүмат бирелде. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин Камил Сәмигуллинга әлеге презентация һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре өчен олы рәхмәт белдерде. Басмалар исә Иваново татарларының гына түгел, башка милләт вәкиләрендә дә зур кызыксыну уятты.
Ивановода тәкъдим ителгән татар басмасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Хәзер исә Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә шактый популярлык казанган әлеге татар телендәге заманча дини-илаһият фундаменталь хезмәте белән Иваново өлкәсе татарлары да таныша алды. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы – ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты. Басма өстендә эш барышында алар татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләрен файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.
Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды. Басма тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлы һәм 807 битлек күләм белән дөньяга чыкты. Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең тагын бер басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде һәм уңышлы итеп Махачкалада тәкъдим ителде. “Калям Шариф. Перевод смыслов” дигән исем астында чыгып, ул барлыгы 7 мең тираж белән 3 тапкыр нәшер ителде. Татар телендә китап 4 тапкыр бастырылды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.
Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.
Чыганак: dumrt.ru