«Бала юлда яткан, аңа беркем дә ярдәм итмәгән»: машина мәктәп укучысын бәрдерә һәм кача [фото]

-- Лейла

Казанда машина йөртүче  мәктәп укучысын Җиңү проспекты белән Дубравная урамы кисешкән урында бәрдерә һәм кача. Бу хакта социаль челтәрдә зыян күрүченең туганы хәбәр итте.

«Бала юлда яткан, аңа беркем дә булышмаган», — дип раслый хатын-кыз, үтеп баручыларның битарафлыгына зарланып.

Малай аңыа килгәч, газонга кадәр шуышып бара, әти-әниләренә шалтырата.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле