Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева вафат

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәевага ярдәм кирәк дип язган идек.

– Апабызның хәле яхшыдан түгел. Үзен йөртә алмый, гел ярдәм кирәк. Коронавирус белән авыртты да, шуннан савыга алмый. Тернәкләндерү курслары кирәк, – дип хәбәр иткән иде энесе Тимур.

Бүген исә Венера Гәрәеваның Казанның 5нче хастаханәсендә вафат булуы турында хәбәр килеп иреште.

Аның коронавирус авыруыннан хәле катлауланып, аякларына операция ясаганнар иде. Инде тернәкләнде, хастаханәдән чыгарыла дигәндә генә гомере өзелде.

Венера Гәрәева – талантлы җырчыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың вокал буенча педагогы. Бу гаилә аны соңгы көннәренәчә игътибар үзәгендә тотты. Сәйдәнең әнисе Зилә ханым әйтүенчә, әле кичә генә хәле яхшы булган, торып утыра башлаган, ә менә кичкә кинәт начарайган.

Иртәгә Татарстан Җыр һәм бию ансамбле хушлашу мәрасиме оештыра. Мәрхүмә үзен Саба районының Өчиле авылына җирләүләрен сораган. Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле