«Клиентларны коткарган, үзе вафат булган…»

-- Лейла

Заказны үтәү вакытында Казан таксистының үлеме турында социаль челтәрдә хәбәр иттеләр. Шәһәр интернет-берләшмәсендә бастырылган мәгълүмат буенча, бу хәл «Академик Глушко урамы»тукталышында булган.

Машина йөртүче автомобильне туктата, аннан чыга һәм җиргә егыла. Урынга килгән табиблар ир-атның үлемен ачыклый, соңрак билгеле булганча аның тромб өзелә. Кайбер мәгълүматлар буенча,  ул җиде елдан артык таксист булып эшләгән. Хатыны һәм ике баласы калган.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле