Җылылык бирелмәгән йортта яшәүче Маһинур әби: «Салкын булгач, туңып үлмәсәм ярый инде дип куркам»

-- Лейла

 

Казанның Зур Урамдагы 1г йортында яшәүче 78 яшьлек Маһинур Вилданованың фатирында җылы юк. Салкыннан интегеп яшәвенә ике атна вакыт узып киткән. «Туңып үләм бит. Килеп кенә күрегез», – дип шалтыратты ул. Яңа төзелгән матур йортта яши икән әбекәй. Бар җирдә тәртип, чисталык. Ә  фатирында… авыздан чыккан пар күренә. Ул безне шәлләргә төренеп, кулына мамык бияләй, аягына киез итек киеп каршы алды. Өстендә – катлы-катлы кием.

 

– Бар теләгем – иртән исән-сау уяну. Салкын булгач, туңып үлмәсәм ярый инде дип куркам. Өйдә калын куртка киеп йөрим. Кулыма бияләй кимичә булмый. Көндез бер итек киеп йөрим, төнлә икенчесе белән йоклыйм. Шәлләрем күп. Шуларга уранам. Ике кат юрган ябынам. Башымнан башлыкның төшкәне юк. Кулга кәҗә йоныннан бәйләнгән бияләй киям. Монда мәхшәрнең үзенә тап булдым. Ашарга да пешерә алмыйм. Су кайнатып, 4-5 сумга сатып алган токмач ашыйм, – дип зарланды ул.

Бу урында әби өчен куркып куйдым. Суны кипятильник белән кайната. Әгәр ут-күз чыкса? Сатып алып кына ашар иде, акча җиткерә алмый икән. Фатирда ремонт ясар өчен дә күп кирәк. Маһинур апа ялгыз, Казанда туганнары да юк. Балалары хакында сорагач, елап ук җибәрде. Бала хәсрәте дә күргән икән. «Бу хакта сөйләшмик әле, кызым», – диде ул. Сүзне икенчегә борып, дәвам итте:

– Моңа кадәр Башкортстанның Октябрский шәһәрендә яшәдем. Сәламәтлегем начарланды. Катлаулы җәрәхәт алдым. Менә шуннан соң Казанга күчү теләге барлыкка килде. Мондагы табибларны мактадылар. Тегендә өч бүлмәле фатирны сатып, монда бер бүлмәлене алдым. Арзан булмады – 3 миллион 200 мең сумга төште. Ремонт та ясалмаган. Ярар, эш акчадамыни! Җылы юкка борчылам. Туңам бит. Каным начар йөри минем. Чирем шундый. Туңарга ярамый. Аяк-кулларым ойый торган гадәтем дә бар. Өянәкләрем дә була. Шуңа урамга сирәк чыгып йөрим.

Маһинур әби фатирын март аенда сатып ала. Фатирдагы шәхси җылыту системасына кызыккан. Җылыда гына яшәргә өметләнгән. Әмма хыяллар чынбарлык белән туры килмәгән. Әбинең фатиры ниндидер афәттән качып яткан урынны хәтерләтә. Зал ягында түшәмнәрне ясатасы булгач, утны тоташтырмаганнар. Бәдрәф һәм юыну бүлмәсенә бер кеше килеп, ремонт ясап киткән үзе. Тик әле дә күп кенә кимчелекләре калган. Кухня өлешендә газ плитәсе торса да, ул тоташмаган. Җылылык өчен шәхси казан да куелган. Тик әлегә ул да эшләми.

Маһинур Вилданова яши торган йорт идарәче оешмага тапшырылган. Әби берничә ай коммуналь хезмәтләр өчен дә түләгән. Дөрес, анда «җылылык» дигән урында бушлык тора. Аларга хезмәт күрсәтүче «Салават күпере» идарәче оешмасына шалтыраттык. Кичтән оешма технигы белән элемтәгә кердек. Ул безгә  йорттагы хәлләрне сөйләп бирде. Әбинең фатирын газга тоташтыру өчен, калган күршеләрнең инструктаж үтүләре кирәк икән. Иртән аның сүзләрен «Салават күпере» идарәче оешмасы директоры Рамилә Харисова да җөпләде.

– Йортны кабул итеп алдык. Шунда һәр фатир хуҗасын кисәтеп куйдык. Бар кешегә дә газ оешмасы белән килешү төзергә кирәк булачак, дидек. Маһинур ханымның проблемасын бик яхшы беләм. Үзем дә күрдем. Күршеләре аркасында шундый хәлгә калды ул. Газ буенча инструктаж узмаган барлык кешеләргә шалтыраттык. Үттеләр. Әмма бер фатир хуҗасы калды. Ул анда үзе тормаячак икән, сата. Шуңа да газ оешмасына бармый. Янәсе, яңа хуҗа үтсен, ди. Бер караганда, ул берни югалтмый бит инде. Олы кешенең тилмерүен дә әйтеп карадым. Тик кызгана торган кеше булып чыкмады. Кичә сатып-алу килешүе төзергә тиешләр иде.  Шуннан соң миңа яңа хуҗаның телефон номерын бирәчәкләр. Бүген инструктаж узса, көн дәвамында газга тоташтырачакбыз, – диде ул.

Республикада фатирларны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора? Татарстанның Төзелеш, торак хуҗалыгы, архитектура министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Розалия Зәйнуллина сүзләренә караганда, Татарстанда барлык йортлар да җылы белән тәэмин ителгән.

– Җылы бирелү 21 сентябрьдә башланды. Барлык идарәче оешмалар да җылылык өчен рөхсәт алып бетерде. Яңа төзелгән йортлар әзер булуга, килешү төзелә һәм җылы бирелә. Ә газ белән җылытылучы йортлар өчен таләпләр катгый. Һәр фатир хуҗасы иң элек инструктаж үтәргә тиеш. Бер кеше үтмәсә дә, йортка газ тоташтырылмыйча тора, – диде ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле