Уфа дәваханәләренең берсендә чираттагы шаккаткыч вакыйга: «Әтинең тәннәре күгәргән, ул кузгала да алмый»

-- Лейла

Дәваханәдәге әтисе турында берни белмичә 4 сәгать ишек төбендә басып торган ир, ахыр чиктә, барысын бәреп, палатага барып кергән.

Уфа дәваханәләренең берсендә чираттагы шаккаткыч вакыйга. Ир-егет үпкә ялкынсынуы белән БСМПга (элекке 22нче дәваханәгә) эләккән, анда, фаразланганча, инфаркт булган.

Дәваханәгә килеп, берникадәр вакыт үткәч, ул хатынының телефонын җыя һәм берничә аңлаешсыз сүз әйтә генә алган. Хатыны трубканы палата буенча күршесенә тапшыруны сораган, ул ирнең бик авыр хәлдә булуын әйтә. Бу хәлдән соң пациентның улы дәваханәгә килә. Дүрт сәгать ул ишек төбендә басып тора, аңа берни дә әйтмиләр.

«Барысы да тәртиптә, диделәр». Мин дүрт сәгать көттем, ә аннары түзмәдем, бәреп, палатага кереп киттем, — дип сөйли улы Тәлгать.

— Керсәм, табиблар юк, аны беркем дә карамый, хәтта эчәргә су да бирмәгәннәр. Ул параличланган кебек, хәрәкәтләнми диярлек, сөйләшә алмый». Тәлгать кичә генә әтисен дәваханәгә алып килгән, әтисенең йөрәге авырта башлаган. Анда ирнең үпкәләренең 65 проценты зарарлануы ачыкланган. Аңа шунда ук «пневмония» диагнозы куйганнар һәм коронавиуска анализ алганнар.

«Мин палатага кергәннән соң ике сәгатьтән соң гына дежурный табиб килде», — ди ул. Әтисенең бөтен тәне күгәргән, шешләр белән капланган, күрәсең, ул егылган. Аны карамаганнар. Үпкәләрне ясалма вентиляциягә тоташтырмаганнар. Әтидә инфаркт булуы ачыкланды.

Соңыннан аңлатуларынча, кислород җитмәү аны шушы хәлгә җиткергән. Хәзер ул реанимациядә, аны 18нче дәваханәгә күчерергә тиешләр, анда йөрәккә операция ясаячаклар. Табиблар, шанслар бик аз, ди. Ярый әле килдем. Әгәр килмәгән булсам, иртәгә: «Ул коронавирустан үлде», — диярләр иде.

Иртәгә авыруның туганнары Башкортстан Башлыгы РадиЙ Хәбировка мөрәҗәгать итәргә һәм республика Прокуратурасына гариза язарга җыена.

Чыганак: Кызыл Таң
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий