«Башкортстанда коронавирус госпиталенең яшь табибы психушкага эләгә»

-- Лейла

Башкортстанның бер районында коронавирус госпиталенең 27 яшьлек табибы психик йөкләнешкә түзмәгән. Кыз кабул итү бүлегендә апрель аенда ук эшли башлый.

Ике айдан соң аның психикасы белән проблемалары башлана. Табиб Начар йоклый, ярсый башлый, аппетиты югала, баш авырту барлыкка килә. Хезмәттәшләре кызны белгечтән консультация алырга күндерә, нәтиҗәдә, аны Республика клиник психиатрия хастаханәсенә илтәләр. Дәвалау барышында пациентның йокысы һәм аппетиты торгызылган, борчу юкка чыккан.

Чыганак: ufatime.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий