Даруларга бәяне яңача куячаклар

-- Лейла

Россия Хөкүмәте кеше гомерен саклап калу өчен иң кирәкле дарулар бәясен җайга салу буенча яңа чараны гамәлгә кертәчәк. Халыкның иң мөһим препаратларны сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен кирәк бу. Яңа чараның җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен исәпкә алачагы да күздә тотыла. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин вице-премьерлар белән үткәрелгән киңәшмәдә сөйләгән.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытларда кайбер төбәкләрдә аптекаларда иң кирәкле кайбер дарулар юкка чыккан. Мондый препаратлар бәясе артык кыйммәт булмаска  тиеш, шул ук вакытта җитештерүчеләрне дә зыянга эшләтмәү кирәк. «Бәяләрне яңадан теркәүнең гамәлдәге механизмы аларны үзгәртү мөмкинлеге бирми. Шуның аркасында җитештерү туктала. Менә хәзер бу хәлдән котылу буенча зур эш алып барыла. Шул ук вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәт чит илдә дару бәясе кимү очрагында аның Россиядә дә арзанаюын күзәтәчәк», – дигән Михаил Мишустин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле